Сабантуйга бирнә җыю
Сабантуй – борынгы, мең еллык тарихка ия бәйрәм. Сабантуй алдыннан бүләкләр җыю —хәзер дә күңелле күренеш. Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе.
Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: ир-егетләр гармун, колга тота, хатын-кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә йөреп хуҗаларны сәламлиләр, бала-чагалар бизәлгән атка утырып урам әйләнәләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.
Бар авылга таралган җыр-моң, гармун тавышы бәйрәм кәефен тагын да күтәреп җибәрде. Кайбер авылларда бу йолалар онытылып бара инде. Матур гадәтләрнең безнең якларда бүгенге көнгә кадәр сакланып килүе – зур сөенеч.