15 февраль - Муса Җәлилнең туган көне
15 февраль көнне татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек. https://vk.com/wall226255776_3303