Шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Дәрдмәнднең (Мөхәммәтзакир Рәмиев) тууына 165 ел.
Дәрдмәнд (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе Җиргән авылында сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1862 елда аларның гаиләсе Орск өязендәге Юлык авылына күчеп китә. Әтисе шунда алтын прискасы ачып җибәрә. Закир башлангыч белемне гаиләдә ала, аннары Моллакай авылы мәдрәсәсендә укый. 1880 елда төркиягә китә, Истанбул шәһәрендә төрек телен, әдәбиятын өйрәнә. 1881 елның ахырында Россиягә кайткач, абыйсы Шакир белән бергәләп, нәшрият ачып җибәрү өчен тырышып йөри. Ләкин аларның бу теләкләре 1905 ел революциясеннән соң гына тормышка аша.