Шагыйрь Нур Гайсинның тууына 110 ел
Илле елга якын иҗат хезмәте дәверендә Н. Гайсинның ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары басылып чыга. Нигездә мәктәп һәм балалар тормышыннан алып язылган бу китапларда язучы күмәк хезмәт, дуслык, туган җирне ярату кебек олы төшенчәләрне әдәби образлар аша яшь буынга сеңдерергә, аларны патриотик рухта тәрбияләргә омтыла. Әдипнең яшьләргә багышланган «Давыллы көннәрдә» (1947) «Айсылуның мәхәббәте» (1947), «Юл ачык» (1950), пионер сәхнәләре өчен «Гаилә киңәшмәсе» (1952), «Ялгышу» (1968), «Югалган макет» (1967) кебек драма әсәрләрe дә бар. Аларның һәммәсе дә диярлек заманында колхоз-совхоз театрларында яки пионер сәхнәләрендә куелган яисә җыентыкларда басылып чыккай-1981 елда Н. Гайсинның автобиографик материалга нигезләп язган проза әсәре — «Кызыл ыштанлы малай» исемле документаль повесте дөнья күрде.