Шагыйрь Шәрәф Мөдәрриснең тууына 105 ел
Ш. Мөдәррис зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар («Биш минут», «Яшел тасма», «Үлемсезлек», «Кызыл мәйдан», «Яшәү көче», «Йолдыз атыла» һ.б.) яза, лирик һәм публицистик шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре, памфлетлар, хикәяләр, «Әбдүш Ялаяпов» дигән саркастик повестен иҗат итә, көндәлек матбугатта халыкара темаларны яктырткан үткен эчтәлекле публицистик мәкаләләрен бастыра. Татар поэзиясендә беренчеләрдән булып сонет жанрына юл ача, аның матур үрнәкләрен язып күрсәтә. Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә актив эшли: инглиз теленнән Шекспир сонетларын, «Король Ричард III» трагедиясен, Байрон, Шелли шигырьләрен, алманчадан Һ.Һейне шигырьләрен, русчадан А.Пушкин, Н.Некрасовларның поэтик әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп бастыра.