Язучы Мөсәгыйт Мостафинның тууына 115 ел
Мөсәгыйт Мостафин 1909 елның 25 сентябрендә хәзерге Татарстанның Баулы районы Бәйрәкә авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1927 елда Бәйрәкә җидееллык мәктәбен тәмамлап, Казанга килә һәм рабфакка укырга керә. Шушы елларда әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый: очерклар, хикәяләр яза һәм аларны Ютазы район газетасында бастыра. 1931 елда Казанда яшь әдипнең зурлар өчен авыл тормышына багышланган биш хикәясен үз эченә алган «Очрашу» исемле китабы һәм үсмер балалар өчен «Үсү» исемле озын хикәясе басылып чыга. 1932 елда «Тыңлыйсыңмы, кордаш?» дигән өченче китабы да дөнья күрә.