Язучы Шамил Рәкыйповның тууына 95 ел
Ш.Рәкыйпов язучы буларак укучыларга үзенең документаль проза әсәрләре белән киңрәк билгеле. Бу жанрда ул узган гасырның алтмышынчы елларының икенче яртысыннан каләм тибрәтә башлый һәм, әсәрдән әсәргә осталыгын үстерә барып, татар әдәбиятында документаль проза тармагының ныгуына, сәнгати яктан баюына үзеннән зур өлеш кертә.
Ш.Рәкыйповның бу жанрда иҗат иткән хикәя, повесть һәм романнарының барысын да үзәк бер тема берләштерә. Ул тема – 1941–1945 еллардагы Ватан сугышы һәм халыкның сугыш кырындагы батырлыгы. Әдип үзенә максат итеп батырлык үрнәге күрсәткән халык вәкилләренең тулы канлы әдәби образларын тудыру, сәнгати чаралар ярдәмендә реаль каһарманнарның характерлары, рухи дөньялары формалашуын, батырлыкка этәргән сәбәпләрнең социаль-психологик асылын эзлекле рәвештә ачыклауны максат итеп куя. Моның өчен ул каһарманнарның тормыш юлларын җентекләп өйрәнә, аларның туган-үскән төбәкләренә, сугышта булган урыннарына барып кайта, музейларда була, архивларда казына, йөзәрләгән кешеләр белән очрашып сөйләшә – үзенең язарга җыенган әсәрләре өчен әнә шулай бай материал туплый.