Язучы-тәрҗемәче Фәрваз Миңнуллинның тууына 90 ел.
Ф.Миңнуллин бигрәк тә проза һәм прозаиклар турында яратып яза. Аның татар прозасының күренекле вәкилләре Г.Бәширов, И.Гази, М.Әмир, Ф.Хөсни, Ә.Еники, Г.Әпсәләмовларның иҗатын яки аерым әсәрләрен анализлаган мәкаләләре, Р.Төхфәтуллин, Н.Фәттах, А.Гыйләҗев, Ә.Баян, М.Мәһдиев, В.Нуруллин, М.Юныс кебек урта буын язучыларының иҗат портретлары, «Казан утлары» журналының төрле елгы саннарында даими басыла килгән күзәтү-обзор характерындагы мәкаләләре теоретик гомумиләштерүләре, заманча актуаль проблемаларны күтәрүләре, оригиналь фикерләре белән кызыклы. Тәнкыйтьченең поэзия, шагыйрьләр турында язган һәм классик әдипләр иҗатына багышланган хезмәтләре дә бар. «Җыр йөрәктә туа» (Хәсән Туфан), «Чишмәләргә юл ачып…» (Сибгат Хәким), «Узаман» (Галимҗан Ибраһимов) кебек мәкаләләр әнә шундыйлардан.