Шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 135 ел
1911 елда Г.Тукай белән танышу һәм үзара якын дуслык мөнәсәбәтләре урнашу С.Сүнчәләйнең шагыйрь буларак үсүенә шулай ук уңай йогынты ясый.
Алар берничә ел бер-берсе белән хатлар алышып яшиләр, Г.Тукай аңа дусларча киңәшләрен бирә тора, ә 1911 елда С.Сүнчәләйнең Байроннан алып тәрҗемә иткән «Шильон мәхбүсе» поэмасы басмасына кереш сүз яза. Шушы ук елларда яшь шагыйрьнең Г.Тукай шигърияте рухында халыкка хезмәт итү, изелгәннәргә ирек теләү хисләре белән сугарылган «Төрле шигырьләр» (1912), «Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре» (1913) дигән мөстәкыйль җыентыклары һәм янә бер күләмле тәрҗемәсе – Г.Гейненың «Альмансор» («Әл-Мансур», 1913) поэмасы басыла.