Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Якташ язучы - Алмаз Гыймадиев

Алмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 июлендә Биектау районы Зур Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1988 елда мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетында югары белем ала.

1991–96 елларда “Сабантуй” балалар газетасында әдәбият бүлегендә эшли. 1996–97 елларда Әтнә районы администрациясендә культура бүлеге мөдире вазыйфаларын башкара. 1997–2014 елларда – “Казан утлары” журналында җаваплы секретарь. 2014 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ул –“Акчарлак” газетасының баш редакторы. Тулырак: https://vk.com/wall226255776_3278