Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Якташ язучылар - Зиннур Хөснияр, Алмаз Гыймадиев

Кече Битаман китап бирү пунктында якташ язучыларның туган көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китапханә фондындагы романнар, хикәяләр һәм повестьлар үз урыннарын алды. Күргәзмәгә килүчеләр әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укый, яраткан язучыларының биографияләре белән таныша алдылар. Балалар язучысы Алмаз Гыймадиевның хикәяләре юмор белән язылган, алар яшь укучыга кешенең уңай һәм тискәре сыйфатларын аерырга ярдәм итә, белем һәм дуслык тормыштагы төрле авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле дигән ышанычны ныгыта. Зиннур Хөснияр романнарында тормышның төрле ситуацияләре чагыла, алар аша укучы һәр кешенең кылган гамәлләре өчен үзе җаваплы булуын аңлый. Шулай ук аның романнарында туган якка һәм кешеләргә, табигатькә мәхәббәт чагыла. Күргәзмә теләсә кайсы яшьтәге кулланучыларга исәпләнгән.