Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Сабантуйга бирнә җыю

Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла.
Бизәлгән ат җигеп, арбага балалар утыртып җыйдык быел да бирнәне. Гармунчылар гармун тартып, милли киемнәр киеп, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырыштык бу йоланы. Балаларны авылдашларыбыз конфетлар, киндер сюрпризлар биреп куандырдылар. Капка төбендә сыйлы табын әзерләп көтеп торучылар да булды.
Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп, кызганмыйча биргән бүләкләр алдагы көннәребездә авылдашларыбызга сөенечләр, бәхет, шатлык китерер дип ышанабыз.https://vk.com/wall226255776_3275