Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Равил Рахманига 75 яшь

Р. Рахмани шигырьләренең дистәләбе 1961 -1964 елларда Буа район га­зетасы «Яңа юл»да («Байрак»та), «Ялкын» журналында, дүртенче сый­ныф татар теле уку дәреслегендә басылып та чыга. Равил Рахмани аларны кырык елдан соң гына күләмле китап рәвешендә туплап укучыларга тәкъдим итә. Аның бу шигъри иҗаты әдәбият сөючеләр һәм каләмдәшлә­ре тарафыннан югары бәя ала.

1983 елдан ул — профессионал язучы. 1984 елда, Буадагы интернат-мәктәпкә кайтып, бер уку елы дәвамында китапханәче булып эшли, бер-очтан ятим балаларның авыр язмышлы тормышын өйрәнә. Казанга кабат килеп диссертация яклый, Казан дәүләт педагогика институтында, Казан дәүләт университетында, Татар гуманитар институтында төрле әдәбият фәне тармакларын укыта. Нәшриятта эшләвен дәвам итә. Бер ел «Идел» яшьләр журналының мөхәррир урынбасары булып эшли һәм яңартылган «Татарстан» журналында әдәбият, фән, мәгариф, дин бүлекләрен оешты­руда катнаша.