Язучы Вахит Имамовка 70 яшь
Матбугатта В.Имамовның исеме узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан күренә башлый. Беренче иҗат тәҗрибәләре — лирик һәм юмористик хикәяләре, нәсерләре, әдәби-публицистик язмалары әүвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе районнарының төбәк газеталарында, соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә, күмәк җыентыкларда, альманахларда басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты аның «Ир канаты» исемле мөстәкыйль китабын бастырып чыгара, өч елдан янә ике яңа повесте («Күке», «Нәзер») һәм унлап хикәясе тупланган «Нәзер» җыентыгы дөнья күрә. «Нәзер» повесте һәм «Өмет» хикәясе буенча Татарстан телестудиясе соңыннан кыска метражлы нәфис фильмнар төшереп, алар-ны әлегәчә кат-кат телевизор экраннарыннан күрсәтә килә.