Язучы Әмирхан Еникинең тууына 115 ел
Аерым журналистик язмалары һәм «Дус кеше» (1929), «Пожар» (1929), «Никуличева һәм аның иптәшләре» (1934), «Көзнең бер кичендә» (1939) шикелле повесть, хикәяләре белән сугышка кадәр үк матбугатта исеме күренгәләсә дә, Ә.Еники үзенчәлекле язучы-художник буларак, нигездә, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда формалаша. Аның «Бала» (1941 ), «Ана һәм кыз» (1942), «Бер генә сәгатькә» (1944), «Ялгыз каз» (1944), «Мәк чәчәге» (1944), «Кунакчыл дошман» (1945), «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады» (1956) кебек хикәяләре татар психологик прозасының матур үрнәкләре булып саналырга хаклы.