Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Нәҗибә Сафина — күренекле татар шагыйрәсе, журналист,

Кышның кары каралды,
Болытлары таралды.
Күк төште түбәнрәк,
Кояшы - сүрәнрәк.
Ә ни - нәрсә үзгәрде? -
Зәңгәр күге күгәрде.
Җил абынып егылды,
Тамакка ни тыгылды?

Нәҗибә Сафина 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк Каен авылында туа. Әтисе Әхмәтнур — авыл механизаторы, әнисе Нурикамал гади колхозчы була. Нәҗибә сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне шул ук районның Карман авылы мәктәбендә ала. 1967 елда Казанга килеп, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1972 елда укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны рәсми юллама белән Татарстанның Кама Тамагы районындагы Балтач авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми: кияүгә чыгу сәбәпле, 1973 елның башында ук ул Чистай шәһәренә күченә. Үз белгечлеге буенча шәһәр мәктәпләрендә эш урыны булмаганлыктан, берникадәр вакыт мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта, аннары бер ел Чистай педагогия училищесында балалар әдәбияты һәм сәнгатьле уку дәресләре алып бара. Шул елларда Чистай район газетасының тәрҗемә (дубляж) вариантында аның беренче шигырьләре, әдәби язмалары күренә башлый. Тулырак: https://vk.com/wall226255776_3223