Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Язучы Фәнзаман Батталның тууына 85 ел

Туксанынчы еллар башыннан исә Фәнзаман Баттал, моңарчы беркайда да басылмаган әсәрләрен һәм яңа язылганнарын бергә туплап, бер-бер артлы китаплар, томнар чыгарырга керешә. «Сакалыңа ут капса» (1990), «Безнең сурәт» (1993), «Гөнаһ шомлыгы» (1993), «Бака да бата» (1995), «Сигезенче оҗмах» (1999), «Юлын белгән адашмас» (2000), «Соңарган яз» (2001) исемле китаплары – шундыйлар җөмләсеннән. Аларда милли гамь белән яшәгән тугры сүзле, язучының сатирик каләмендә сурәтләнгән заман образы күз алдына килеп баса, татар халкының милли азатлык көрәшенә, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга нисбәттә автор кайнар төстә алга сөргән кыю фикерләр, тормышяшәешкә кагылышлы фәлсәфи уйланулар, фараз-гөманнар чагылыш таба.