Шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел
1941–1945 еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык исемдә шигырь иҗат итә. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү, камиллеккә ирешү мисалы булып торалар. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, фашизмга каршы җанын кызганмый көрәшкә күтәрелгән гади солдатның сугыш кырындагы батырлыгы, эчке кичерешләре, ватандарлык хисләре, сөйгәненә, гаиләсенә, апа-сеңелләренә, абый-энеләренә, әти-әнисенә, туган җиренә, туган халкына булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусау-җирсү сагышлары гаҗәеп тәэсирле, эмоциональ тирәнлек белән сурәтләнәләр. Ф.Кәримнең төрмә камераларында күңел дәфтәренә теркәп саклап калдырган, сугыш тынган араларда солдат землянкалары, окоп ышыкларында иҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөлсем» (1942), «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимер һәм тимерче» кебек балладалары (1942), Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә сугыш чоры татар поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр.