Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Драматург Галиәсгар Камалның тууына 145 ел

 Профессиональ милли театр барлыкка килү Г.Камалның иҗади дәртен бермә-бер арттырып җибәрә. 1907-1912 еллар арасында ул үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил сәхнә әсәрләрен яза. «Бәхетсез егет» (икенче варианты, 1907), «Беренче театр» (1908), «Бүләк өчен» (1909), «Уйнаш» («Өч бәдбәхет»нең камилләштерелгән варианты, 1910), «Банкрот» (1911), «Безнең шәһәрнең серләре» (1911), «Дәҗҗал» (1912), «Каениш» (1912) – инкыйлабкача татар тормышының төрле якларын чагылдырган һәм үткенүтемле, юмор катыш сатира чаралары белән искелекне, иҗтимагый торгынлыкны, мещанлыкны тәнкыйть иткән драма һәм комедияләр – әдипнең үз иҗатында гына түгел, гомумән, татар драматургиясе тарихында иң биек нокталарны билгеләүче әсәрләрдән саналалар.