Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Якташыбыз драматург Хәй Вахитның тууына 105 ел

 Хәй Вахитны талантлы каләм остасы итеп таныткан жанр – драматургиядер. Илленче елларның ахырларыннан башлап ул үзенең иҗади көчен тулысынча диярлек шушы жанрга багышлый һәм үз заманының әхлакый проблемаларын үзәккә алып, кешеләр арасындагы, бигрәк тә үз көчләренә таянып, тормышта үз урынын табарга омтылган яшьләр белән өлкән буын арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, мәхәббәт темаларын реаль тормыш материалы җирлегендә үтемле, мавыктыргыч итеп яктырткан драма һәм комедияләрен мәйданга чыгара. Аның «Беренче мәхәббәт» (1960), «Рәхим итегез!» (1961), «Кайда соң син?» (1963), «Карлыгач канат кага» (1965), «Соңгы хат» (1966), «Күк капусы ачылса» (1967), «Туй алдыннан» (1969), «Мәхәббәтең чын булса» (1972), «Давыл» (1973), «Ике килен-килендәш» (1976), «Ялгышасың, Нәзирә!» (1976), «Оныта алмасаң нишләрсең» (1977) кебек пьесалары алтмышынчы-җитмешенче еллардагы татар театрлары репертуарының төп исемлегендә йөреп, шул чор татар драматургиясенең, театр сәнгатенең олы бер казанышы буларак тәкъдир ителә.