Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел

1962 елда аның махсус балаларга атап язган шигырьләре тупланган «Камырша» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Ш.Галиев – балаларга адресланган дистәләрчә китап авторы («Тамаша», «Шәвәли», «Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр», «Кызык», «Тәмле йорт», «Котбетдин мәргән», «Мыеклы бозау»,«Канатлы малай», «Исәнме, дус!», «Кем нәрсә ярата» һ.б.). Бу китапларда шагыйрь фантазиясе тудырган гаҗәеп дөнья – яңа теле ачылган нәниләрдән алып мәктәп яшендәгеләргәчә булган кыз-малайларның күпкырлы һәм кызыклы тормышы: уеннары, укулары, шатлыклары-борчылулары, шаянлыклары-батырлыклары, уйлары-хыяллары – кыскасы, кеше һәм шәхес буларак җитлегү процессындагы катлаулы мөнәсәбәтләре сәнгатьчә нәфис буяуларда һәм тормышчан ситуацияләрдә тасвирлана. Юмор катыш җор-йөгерек тел, шигъри тапкырлык һәм фантазия, балалар табигатен тирән тою һәм аларга карата ышаныч-хөрмәт – менә бу сыйфатлар шагыйрьгә балалар белән ихлас мөгамәләгә керергә һәм берниди үгет-нәсихәтсез иң җитди темалар турында да бала күңеленә уңай йогынты ясарлык чын сәнгати әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Ш.Галиевнең балаларга атап язган шигырьләре тулы мәгънәсендә олы, гуманистик фикерләр, туган халкыңа тугрылыклы булу, табигатькә һәм хезмәткә мәхәббәт хисләре белән сугарылган.