Без бит авыл хатын-кызлары
15 октябрьдә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләп үтелә. Бөтендөнья авыл хатын-кызлары көнен үткәрү идеясе 1995 елда Пекинда узган БМОның 4 нче хатын-кызлар конференциясендә тәкъдим ителгән. Бу бәйрәмгә Кече Битаман китап бирү пунктында, авыл клубы белән берлектә, тематик кичә үткәрелде. Түгәрәк өстәл артында авыл хатын-кызларына багышланган котлаулар, шигырьләр яңгырады. Чарада катнашучылар бәйрәмгә татар халык ашлары белән килделәр: гөбәдия, кабак бәлеше, пәрәмәчләр, казан кабартмасы, юка. Шулай ук үз бакчасында үскән яшелчәләрдән төрле салатлар ясалды. Катнашучылар төрле ризыклар әзерләү рецептлары белән рәхәтләнеп алышындылар, «Сезнең өчен, китап яратучылар» дигән күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар.