Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Драматург Данил Салиховка 65 яшь

Д.Салихов – актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе. Татар сәхнәсенә ул беренче мәртәбә 1988 елда «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» исемле драмасы белән чыга. 1998 елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела башлаган һәм җәмгыятьтәге эчкечелек проблемасының кеше табигатендәге әхлакый уңай сыйфатларны тәмам томалап, гаиләгә, тирә-юньдәге кешеләргә бетмәс кайгы-хәсрәтләр китерүен гыйбрәтле вакыйгалар аша сурәтләгән «Яшьлек хатам – йөрәк ярам» спектакле тамашачы тарафыннан аеруча җылы каршы алына һәм театрның тотрыклы спектакльләреннән берсенә әверелә. Шушы ук театр сәхнәсендә куелган «Бәйрәмгалинең сыер тышавы» (1990), Әлмәт драма театры сәхнәләштергән һәм җүләрләр хастаханәсендәге аяныч хәлләрне фаш иткән «Алла каргаган йорт» драмасы (1991 ) белән «Хатын түгел – аҗдаһа!» комедиясе (1992), Минзәлә драма театры сәхнәләштергән «Микүләй дәдәйнең бөер ташы» сатирик комедиясе (1992) һәм аннан соңгы елларда Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Уфа, Чаллы татар театрларында куелган «Әти кызына өйләнәм», «Кодаң булса генерал», «Чукрак», «Капчыктагы Мәгъфия», «Пуля», «Узып барышлый», «Мөгезле Мәүлихан», «Көтмәгәндә, уйламаганда», «Өзелгән йөзем» кебек сәхнә әсәрләре Д.Салиховны хәзерге татар драматургиясенең әйдәп баручы төп көчләреннән берсе итеп таныта.