Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Язучы Абдулла Алишның тууына 115 ел

Абдулла Алишны балаларның сөекле язучысы итеп таныткан әдәби өлкә ул – әкият-хикәят жанры әсәрләредер. Әдипнең «Капкорсак патша» исемле беренче әкияте 1934 елгы «Пионер каләме» журналының 2 нче санында басылып чыга һәм нәни укучылар арасында бик тиз популярлык казана. Шуннан соңгы биш-алты ел эчендә (1935–1941) А.Алиш ике дистәдән артык әкият һәм хикәятләр иҗат итә («Нечкәбил», «Сертотмас Үрдәк», «Койрыклар», «Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык», «Песиләр һәм Күселәр», «Чуар тавык», «Бал Корты һәм Шөпшә», «Кем көчле?», «Бикбатыр белән Биккуркак», «Чукмар белән Тукмар», «Куян кызы», «Бик яхшы сабак алды Ябалак», «Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык» һ.б.).