Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Туган илем әләме

         22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Нәкъ шул көнне 1991 елда Мәскәүдә Ак йорт өстендә рәсми рәвештә өч төсле Россия флагы күтәрелә. Бу көнне Кече Битаман китап бирү пунктында балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Балалар рәсемнәр ясаган вакытта, китапханәче аларга бәйрәм тарихын, Россия дәүләт символларының әһәмиятен сөйләде. Балалар белән бергә Рәсәй әләменең төсләре нәрсә билгеләвен кабатладык.