Рөстәм Гали улы Мингалим
Рөстәм Гали улы Мингалим (1937-2014) — татар шагыйре, драматург, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2005)."
Әдип 1937 елның 15 августында Самар өлкәсенең Камышлы районындагы Йолдыз авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында тәмамлаганнан соң, Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесында белем ала. 1955-1956 елларда ул Казакъстанның Күкчәтау өлкәсендә тракторчы һәм комбайнчы, 1956-1958 елларда Ташкәнт заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче, соңыннан Бөгелмә шәһәрендә йөк ташучы булып эшли. Тулырак: https://vk.com/wall226255776_3191