Язучы Тәлгат Галиуллинга 85 яшь
Узган гасырның туксанынчы елларында Т.Галиуллин үзен документаль һәм сәнгатьле проза жанрларында да үзенчәлекле каләм остасы итеп таныта. «Замана балалары» (1993) һәм «Дәгъва» (1995) исемле документаль-публицистик китапларында әдип Татарстанның җитәкче даирәләре турында, исемнәрен әйтеп һәм кылган гамәлләрен бәян итеп, күңелендә туган уй-фикерләре вә хатирәләре белән уртаклаша. Җиңелчә ирония һәм юмор кушып язылган хикәяләренең нигезендә дә тормыштан алынган вакыйгалар, бигрәк тә автор озак еллар дәвамында яшәгән Алабуга төбәгенә бәйле гыйбрәтле хәл-әхвәлләр ята («Кияү», «Спид вә мәхәббәт», «Туган көн», «Урман хуҗасы», «Ниткән хат ул?» һ.б.). Язучының 1997-1998 елларда басылып чыккан һәм демократик үзгәрешләр чоры вакыйгаларын, шул вакыйгалар фонында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, әхлак мәсьәләләрен реалистик рухта, шомартмыйча-буямыйча тасвирлаган «Тәүбә» (1997) һәм «Элмәк» (1998) исемле романнарын әдәби җәмәгатьчелек татар прозасындагы бер яңалык итеп каршылады.