Язучы Сөббух Рәфыйковның тууына 110 ел
Сөббух Рәфыйков киң җәмәгатьчелеккә илленче-алтмышынчы елларда иҗат иткән өч романы белән таныла. «Беренче яз» исемле тәүге романында (1958) әдип егерменче-утызынчы елларда татар авылы кичергән социаль үзгәрешләрне, аерым хуҗалыктан күмәк хуҗалыкка күчү процессындагы каршылыкларны шул заманга хас реаль күренешләр һәм кеше образлары аша сурәтләргә омтыла. «Авыл иртәсе» романында исә (1966) алтмышынчы елларда совет хакимияте тарафыннан көчләп тагылган күмәк хуҗалыкларны эреләндерү тәҗрибәсе үзәккә алынып, бу тәҗрибәнең авыл халкы тормышына алып килгән катлаулы нәтиҗәләре, шул шартларда хуҗалык белән җитәкчелек итү, хезмәтне оештыру кебек производство мәсьәләләре яктыртыла.