Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Язучы Марс Шабаевның тууына 90 ел

Шагыйрьнең шигырьләре көндәлек матбугатта узган гасырның илленче елларыннан күренә башлый. Беренче мөстәкыйль китабы – «Яңа җыр».

1962 елда басылып чыга. Аннан соң алтмышынчы еллар дәвамында бер-бер артлы шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Кына гөле» (1963), «Ашкыну» (1964), «Зәңгәр планетам» (1965), «Сине эзлим» (1966), «Әби-апа» (1967), «Гомерлек бәйрәм» (1968), «Ир-егет Идел кичәр» (1969) җыентыклары дөнья күрә. Бу чорда шагыйрь аеруча поэма жанрында уңышлы иҗат итә. Аның «Шәймәт карт», «Яңа җыр», «Җирән Конрад», «Кына гөле», «Әби-апа», «Дие татарише фрау», «Сине эзлим», «Артист» исемле поэмалары, гади хезмәт кешеләренең истә калырдай кызыклы образларын тудыру белән бергә, шул заманны тасвирлаудагы актив гражданлык позициясе һәм форма-стильдәге үзенчәлекле шигъри табышлары белән дә игътибарны җәлеп итәләр. Бу сыйфатлар шагыйрьнең күпчелек лирик һәм публицистик шигырьләренә, легенда һәм балладаларына да хас. Заман темасын үзләштерүдә шигъри эзләнүләр шагыйрь иҗатын яңа образлар, яңа сурәтләү алымнары белән баета.