Гаилә турында мәкаль - әйтемнәр
Гаилә – гомер чишмәсе.
Яраткан күңелдә ялган булмый.
Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач.
Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.
Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.