Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Июнь башы – Сабантуйлар чоры

Июнь башы – Сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыюлар башланып китте. Кайда бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп җыялар бүләкне. Җиңел машина да эшкә җигелә хәзер. Әмма һәркайда гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрәләр бу йоланы.