Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Гомумроссия китапханәләр көне

1995 елның 27 маенда, Россия Федерациясе Президенты Указы белән рәсми рәвештә Гомумроссия китапханәләр көне гамәлгә куелды.

Россиядә беренче китапханә 1037 елда барлыкка килә. Китап патшалыгына Киев шәһәрендәге София соборында Ярослав Мудрый нигез сала. 27 май исә Россиядә китапханә көне буларак билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1795 елда Россия милли китапханәсенә нигез салына. Иң элек ул Император китапханәсе исемен йөртә.