Язучы, әдәбият галиме, педагог Хатип Госманның тууына 115 ел
Х.Госманның борынгы төрки-татар әдәби ядкәрләрен өйрәнү һәм матбугатка әзерләү буенча башкарган хезмәтләре аерым игътибарга лаек. Аның турыдан-туры яки якыннан катнашында 1969 елда урта гасыр шагыйре Котбның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы гарәп графикасында ике кисәк булып басылып чыга, 1970 елда шәрех-аңлатмалар белән ундүртенче йөз шагыйре Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» дастаны, 1980 елда Сәйф Сараиның «Китабе Гөлестан бит-төрки» поэмасы, 1981 елда XIV-XVIII йөз шагыйрьләренең әсәрләрен үз эченә алган «Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары» дигән күләмле китабы нәшер ителә. Галим татар шигъриятенең үсеш этапларын һәм борынгы ядкәрләрен тирәнтен өйрәнү барышында төрки-татар шигыренең төзелеше белән дә нык кызыксына һәм бу хактагы фикер-карашларын һәм теоретик концепцияләрен «Татар шигыре» (1964), «Шигырь төзелеше» (1967, 1975), «Шигърият гомере» (1978), «Әдәбият теориясе» (1980; З.Мәҗитов белән берлектә), рус телендә язылган «Древние истоки татарского стиха» (1984), «Тюркский стих в средние века» (1987) исемле монографияләре һәм гыйльми хезмәтләрендә бәян итә.