Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Юбиляр язучы

Н.Думави 1905-1921 елларда вакытлы матбугатта повестьлары, хикәяләре, публицистик һәм әдәби тәнкыйди мәкаләләре белән актив катнаша. Аның «Болгар кызы Тойгы туташ» (1911), «Юкка үлде» (1912), «Алла тигезли» (1912), «Кем гаепле?» (1912), «Карт мөгаллимнәр» (1914), «Сугыш каһарманы, яки агач аяк» (1916), «Головка» (1917) кебек хикәя, повестьлары үз вакытында аерым китаплар һәм җыентыклар булып басылып чыга.

Ул балалар өчен дә күп язган. Нәҗип Думавиның «Авыл балаларының яңгыр теләве», «Яңгыр соңында», «Беренче кар» кебек шигырьләре, «Габдулла», «Зәки», «Мортый белән Мукай», «Бер баланың көнлек дәфтәре» хикәяләре мәктәп дәреслекләренә һәм хрестоматияләргә кертелә.