Язучы Мин Шабайның тууына 110 ел
Мин Шабай армиядә хезмәт итә, Казан дәүләт педагогика институтында укый, аннары газета редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында эшли. Бу елларда көндәлек матбугатта аның бер-бер артлы хикәяләре, документаль очерклары басыла, колхоз-совхоз театрларында пьесалары куела. 1941 елны Казанда язучының лирик хикәяләре тупланган «Уйналмаган скрипка» исемле китабы дөнья күрә.