Мәҗит Рәфыйков — татар язучысы, шагыйре.
Мәҗит Рәфыйков Башкортстанның Күгәрчен районы Күгәрчен авылында 1925 елның 17 апрелендә укытучы гаиләсендә туа. Үз авылларында җиде сыйныф белем алгач, Каран авылындагы рус мәктәбендә укый, 1940-1942 елларда Ырынбурда фельдшерлык-акушерлык мәктәбен тәмамлый. Шарлык районының Сарманай авылында эшли башлый. 1943 елның мартында ул хәрби хезмәткә алынып, хәрби-пехота училищесына укырга җибәрелә, ә аннан соң фронтка китә, сугышларның берсендә каты яраланып, инвалидлыкка чыга, хәрби хезмәттән азат ителә. Шуннан соң ул туган төбәгендә фельдшерлык вазифалары башкара. Тулысынча: https://vk.com/wall226255776_3182