Язучы-прозаик, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, профессор Ибраһим Нуруллинның тууына 100 ел
1944–1945 елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында Ибраһим Нуруллинның «Ана тойгылары» («Ана күңеле»), «Рәхмәтулла абзый», «Кунакта» («Район үзәгендә») исемле беренче иҗат тәҗрибәләре басылып чыга. Аннары ул, хикәя жанрын читкәрәк куеп, әдәби тәнкыйть һәм фәнни-тикшеренү эшләре белән мавыгып китә. Аны бигрәк тә ХХ йөз башы татар әдәбияты, аерым алганда, Г.Тукай иҗаты кызыксындыра. Җентекле тикшеренүләр нәтиҗәсендә туган «Тукайның әдәби пародияләре» (1948), «Тукай тәнкыйтендә типиклык мәсьәләләре» (1953), «Тукай эстетикасы һәм рус әдәбияты» (1955) кебек хезмәтләре, шулай ук Ф.Әмирхан, Ш.Камал иҗатларына, татар әдәбияты тарихының, агымдагы әдәби хәрәкәтнең аерым проблемаларына багышланган мәкаләләре белән И.Нуруллин илленче еллар башында ук инде үзен киң мәгълүматлы, мөстәкыйль фикерле, принципиаль карашлы әдәбиятчы-тәнкыйтьче итеп таныта.