Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең тууына 100 ел.

Балачактан шигърияткә гашыйк, Тукай, Такташларны үзенең остазлары итеп санаган һәм мәктәптә укыганда ук кулына каләм алып яза башлаган М.Хөсәеннең беренче шигъри җыентыгы («Туган ил өчен») сугыш беткән елны Ленинградның хәрби нәшриятында басыла. Шуннан соң кырык сигез ел буена дәвам иткән актив иҗат эшчәнлеге дәверендә әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыкка якын китабы дөнья күрә. Сәнгати дәрәҗәсе төрлечә булган бу бай әдәби мирасның иң кыйммәтле өлешен башлыча кечкенә күләмле лирик парчалар, сонетлар, балалар өчен язган шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре һәм аеруча җырлар тәшкил итә. М.Хөсәен шигырьләренә татар, башкорт, казакъ композиторлары, яшь һәм үзешчән музыкантлар тарафыннан ике йөздән артык җыр языла. Шуларның халык арасында киң таралганнары шагыйрьнең «Толымнарың» (1977), «Әнием миләше» (1979), «Яшь җәлилчеләр» (1990) һ.б. китапларында урын ала. Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре украин, үзбәк, литва, таҗик, кыргыз, удмурт, мари, каракалпак һәм монгол телләренә тәрҗемә ителә. Рус һәм казакъ телләренә тәрҗемәдә исә аның өч китабы дөнья күрә (берсе – рус, икесе казакъчага тәрҗемә). Тулырак: https://vk.com/id646689640?w=wall646689640_311%2Fall