Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Язучы Рабит Батуллага 85 яшь

Язучы буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрындагы әсәрләре, бер пәрдәлек пьесалары, сценарийлары көндәлек матбугатта, телевидениедә, Курчак театры сәхнәләрендә узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый. 1966 елда аның беренче китабы — «Исемем минем Дүрткүз» дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга. Язучы туган җирне ярату, табигатьне саклау, кош-кортларга, хайваннарга миһербанлы булу кебек балалар тәрбиясенең мөһим мәсьәләләрен күтәрә һәм шундый сыйфатларны нәни укучылары күңеленә кызыклы әдәби персонажлар, маҗаралы вакыйгалар аша үтемле итеп сеңдерергә тырыша. «Үлемсез егет», «Йолдызлар һаман исән», «Куян ба-ласы Наян», «Тычкан баласы Чикыл», «Алтын куллы Гөлчәһрә», «Ташсуар патша», «Карачкы Каратай», шулай ук «Алып батыр маҗаралары», «Ак бүре» кебек әкияти хикәяләр әнә шундыйлардан, «Ак бүре» әкияте өчен 1988 елда аңа Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләге бирелә.