Язучы Фатих Сәйфи-Казанлының тууына 135 ел
Партия, совет һәм җәмәгать оешмаларында, уку йортларында хезмәт итү белән бергә, Ф. Сәйфи-Казанлы үзенең әдәби иҗат эшен дә онытмый. Революциядән соңгы елларда әдип иске тормышның караңгы якларын фащ иткән «Зимагур» (1921), «Крушниклар» (1921), «Двор өендә» (1925); гражданнар сугышы һәм социалистик төзелеш, колхозлашу чоры вакыйгаларына багышланган «Һани» (1923), «Елан токымы» (1931), «Кызыл эшелон» (1932), «Корбый иптәш» (1933), «Беренче адымнар» (1933) исемле хикәя, повестьларын; «Өч нарат» исемле романының беренче кисәген (1930) һәм «Дошманнар» (1920), «Зәкуан мулла шәҗәрәсе» (1929), «Зөбәрҗәт» (1936) исемле пьесаларын яза. Бу әсәрләр, шул чор тормышының кайбер якларын, сыйнфый көрәшнең реаль күренешләрен, шул шартлар эчендә яңа кешенең туу һәм формалашу үзенчәлекләрен күрсәтүче әдәби ядкярләр буларак, татар әдәбияты тарихында билгеле урын тоталар.