Язучы Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел
Әдәби иҗатын 1916 елда Г.Тукай, М.Гафури поэзиясе тәэсирендә шигырьләр язудан башлаган Ә.Фәйзи сугышка кадәрге чорда ук үзен матур әдәбиятның төрле жанрларында актив эшләүче күпкырлы талант иясе итеп таныта. Аның ул еллардагы иҗат уңышлары беренче нәүбәттә поэзия жанры белән бәйле. Ә.Фәйзи – татар поэзиясендә интеллектуаль шигырь традицияләрен үстерүгә һәм баетуга күп хезмәт куйган шагыйрь. Халык язмышы белән даими янып яшәү, тормыш-көнкүрештәге социаль үзгәрешләрнең, яңалыкларның эчке мәгънәсен, фәлсәфи юнәлешен нечкә сиземләү шагыйрьгә үз заманының рухын, аның төп иҗтимагый һәм әхлакый проблемаларын дөрес тотып алырга һәм аларны үз әсәрләрендә заманга хас яңгырашлы итеп тасвирларга мөмкинлек бирә. «Чор турында җыр» (1932), «Флейталар» (1934), «Эзләр» (1939), «Давыл җыры» (1943), «Дулкыннар ни сөйлиләр» (1945) исемле җыентыкларындагы лирик һәм публицистик шигырьләрендә, «Өермәләр» (1925), «Миллион Зиннәт» (1927), «Флейталар» (1933), «Дала һәм Кеше» (1933), «Кара таш ник дәшми?» (1940), «Туу сулышы» (1943) кебек поэмалары һәм балладаларында бу поэтик сыйфатлар бик ачык төсмерләнәләр. https://vk.com/id646689640?w=wall646689640_304%2Fall