Язучы Әнәс Камалның тууына 115 ел
Театрга, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт 1928 елда Ә.Камалны Казан сәнгать техникумына китерә. Студентлык чорында да ул театрдан аерылмый– Казан эшче театрында әдәби бүлек мөдире вазифаларын башкара һәм бу театр репертуары өчен сәхнә әсәрләре яза. 1930 елда техникумның театр бүлеген тәмамлаганнан соң, Ә.Камалны яңа төзелеп килгән колхозсовхоз театрына эшкә җибәрәләр. Заманында «Шоңкар театры» дип халык арасында популярлык казанган әлеге коллективта биш елга якын эшләү дәверендә яшь язучы юмор-сатира һәм эстрада сәнгатенең күп кенә нечкәлекләрен, серләрен үзләштерә. Әдипнең «Давыл» (1930), «Ике көч» (1931) исемле пьесалары да әлеге театрда эшләү дәверендә иҗат ителә.