Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел
Д.Аппакованың Казан чорындагы (1943-1948) әдәби иҗат уңышлары нигездә драматургия һәм әкият жанры белән бәйле. Бу елларда ул «Тапкыр егет» (1943), «Шүрәле» (1944), «Бишек җыры» (1946), «Илдус» (1947) исемле пьесаларын иҗат итә. Татар фольклоры мотивларына нигезләп язылган «Тапкыр егет» әкият-пьесасы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә кат-кат куелып, яшь тамашачыларның мәхәббәтен казана. Ул шулай ук, русчага тәрҗемә ителеп, Казанның Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) сәхнәсендә дә уңыш белән бара.
Гомеренең соңгы елларында Д.Аппакова нәниләр өчен күп кенә әкиятләр һәм кечкенә хикәяләр иҗат итә. Аның халык авыз иҗаты әсәрләренә яки үз фантазиясенә таянып язган әкиятләре («Сөмбел», «Иске чиләк», «Гөлчәчәк белән Сандугач», «Сараның башыннан үткәннәре» һ.б.) һәм кече күләмле хикәяләре («Сөяк саплы пәке», «Йолдызкай», «Елка бүләге», «Шыгырдавыклы башмаклар» һ.б.) шул чор татар балалар әдәбиятында Абдулла Алиш традицияләрен уңышлы дәвам итүнең матур бер үрнәге булып торалар. https://vk.com/id646689640?w=wall646689640_299%2Fall