"Уч төбендә яшен"
Рашат Мияссәр улы Низамиев (Рашат Низами) — татар язучысы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге бүләк иясе, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты (1992). 16 китап авторы, милли романнар иҗат иткән язучы. 70 яшенә «Уч төбендә яшен» дигән шигырьләр җыентыгы әзерли.
Ул 1950 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Саба районы Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә; Олы Яңавыл исеме белән дә билгеле) колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе сугыштан бер кулын югалтып кайткан, амбар мөдире, әнисе хат ташучы булып эшләгән. Башлангыч мәктәптә Олы Мишә авылында укыганнан соң Олы Саурышта сигезьеллык мәктәптә укуын дәвам итә. 1967 елда Иске Икшермә урта мәктәбен тәмамлый. 1972 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала һәм шуннан соң Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә укытучы булып эшли.