Якташ язучыбыз Ләлә Гыймадиева
Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) 1947 елның 1 мартында Татарстанның Дөбъяз районы (хәзерге Биектау районы) Мәмдәл авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1964 елда Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. Л.Сабирова 1969 елда университетны тәмамлагач, ике ел «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1971 елдан 1988 елга кадәр Биектау районының Олы Битаман авылы урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1988 елдан Л.Сабирова янәдән Казанда: «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында әүвәл – әдәби хезмәткәр, аннары җаваплы сәркәтип һәм баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. 1995 елдан 2004 елга кадәр ул шул ук газетаның баш мөхәррире хезмәтендә. Л.Сабирова 2005 елдан кабат шул ук газетада җаваплы сәркәтип булып эшли. Тулырак: https://vk.com/wall226255776_3170