Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Язучы Фәнис Яруллинның тууына 85 ел

1964 елда Ф.Яруллинның беренче мөстәкыйль китабы – «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елда бер шәлкем шигырьләре Бөтенсоюз яшь авторлар конкурсында II дәрәҗә бүләккә лаек була һәм, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Розовый олень» исемле күмәк җыентыкка кертелә.

Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче еллар дәвамында авторның балаларга һәм яшь укучыларга атап язган шигъри әсәрләрен һәм хикәяләрен эченә алган «Май төне» (1966), «Бакчалар бәскә төренә» (1967), «Минем елмаю» (1968), «Ачсаң күңел тәрәзәләрен» (1969), «Гел ашыгам» (1970), «Алмалар пешкән чакта» (1971), «Аерылмас дустым» (1975), «Яшел утрау хуҗалары» (1976) исемле җыентыклары нәшер ителә.