Гакыйль Сагыйров - шагыйрь, рәссам
Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйрев 1938 елның 15 февралендә Татарстанның Октябрь районы (1997 елдан Нурлат районы) Әхмәт авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ватан сугышы башлануның икенче көнендә үк, аның әтисе Шәрифулла фронтка китә һәм 1941 елның көзендә Смоленск шәһәре тирәсендә барган каты сугышларда хәбәрсез югала. Гакыйль әнисе Хәбибҗамал кулында тәрбияләнеп үсә. Үз авылларында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул бишенче, алтынчы сыйныфларда укуын күрше Биккол авылына йөреп дәвам иттерә. Ләкин авырып китүе сәбәпле, алтынчы сыйныфны аңа бу авылда төгәлләргә насыйп булмый. 1951 елда әнисе Хәбибҗамал, ике баласын ияртеп, үзенең туган якларына — Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла авылына күченеп кайта. Биредә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, рәссам булырга хыялланган Гакыйль Пенза шәһәрендәге сәнгать мәктәбенә китәргә дип җыенганда гына, умыртка сөяген имгәтүдән аяк-куллары хәлсезләнә башлап, сәнгать мәктәбе урынына табиблар юлламасы белән Самара шәһәрендәге хастаханәгә барып эләгә. Дәвалаулар уңай нәтиҗә бирми, 1957 елда операция ясауның да файдасы тими, Гакыйль аяк-кул хәрәкәтләре бик нык чикләнгән урын өсте авыруына әйләнеп кала. Тулысынча: https://vk.com/wall226255776_3164