Мәхмүт Газизов - татар шагыйре
Мәхмүт Газизов 1940 елның 8 февралендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Туктар Урдаласы авылында колхозчы гаиләсендә туа.
1958 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, Казанга килеп педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. 1963–1969 елларда туган төбәге мәктәпләрендә тарих, җәмгыять белеме фәннәре укыта, мәктәптә укыту бүлеге мөдире, директор булып эшли. Татарстанда КамАЗ төзелеше башлангач, 1970 елда М.Газизов, гаиләсе белән Чаллыга күчеп килеп, шоферлар тулай торагында тәрбияче, төзелеш мәйданнарында геодезист, мастер, тимерчелек заводында гади эшче һәм башка хезмәт вазифаларын башкара. Тырыш хезмәт уңышлары өчен М.Газизов «КамАЗ төзелеше ударнигы» дигән мактаулы билге белән бүләкләнә.
Мәхмүт Газизовның «Такташ безнең белән» дигән беренче шигыре матбугатта 1956 елда район газетасында басылып чыга. Шуннан бирле газета-журнал битләрендә, күмәк җыентыкларда, әдәби альманахларда аның исеме даими күренә килә, 1969 елда исә яшь шагыйрьнең «Миләш сиртмә» исемле мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. Җыентык матбугатта уңай бәя ала, Зәки Нури аны «шагыйрьлек»кә беренче «уңышлы имтихан» дип атый. Тулырак: https://vk.com/wall226255776_3161