мин тормышка гашыйк
2023 елның 9 февралендә Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллинның тууына 85 ел тула. Прозаик, драматург, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Аңа күп сынаулар һәм авырлыклар кичерергә туры килде, ләкин бу аңа төрле яшьтәге укучыларның яраткан шагыйре булырга комачауламады. 7 февральдә, бөек шагыйрь истәлегенә, Кече Битаман китап бирү пунктында китапларга күзәтү үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең биографиясе һәм китапханә фондындагы китаплар белән таныштылар.