Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Язучы Фатих Хөснинең тууына 115 ел

Фатих Хөсни 1927 — 1930 нчы елларда Казанда чыккан «Безнең юл», «Яңалиф», «Атака», «Авыл яшьләре» журналлары битләрендә лирик шигырьләрен бастыра. Шул елларда очерк, репортаж жанрында күп эшли, драма әсәрләре дә яза. 1929 — 1933 нче
елларда Фатих Хөсни Казан финанс-икътисад институтында белем ала.

Әдипне киң әдәбият мәйданына таныткан өлкәсе проза була. Аның «Түбән очта», «Рубенс», «Йөзек кашы», «Гыйльмениса һәм аның күршеләре», «Җәяүле кеше сукмагы» әсәрләре — аеруча уңышлылары.